Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар массакүләм чыгакларда» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конфереция уза. Бүген, конференция эшенең икенче көнендә, пленар утырыш булды. Тарихчылар чыганакларны өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады.
Институт директоры Радик Салихов, социаль һәм милли мәсьәләләргә ачыклык керткәндә, объектив чыганакларга таянып эшләү кирәклеген әйтте.
«Бу эшлекле чара чыганаклар белән эшләү проблемасына багышлана. Соңгы арада катламнарны анализлау проблемасы туа, бу бигрәк тә XVI -XVIII гасырлар тарихында сизелә. Шулай ук торак пунктларына нигез салыну вакытын билгеләү, халыкның күчеп китү сәбәбен ачыклау белән бәйле проблемалар бар. Бу конференция нәтиҗәләрен киләчәктә дә файдалана алырбыз дип ышанам», - диде ул.
Институтның Идел һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире Радик Исхаков сүзләренчә, һәр тарихи тикшеренү эшенең нигезе – тарихи чыганаклар.
«Архивларда эшләгән һәр тикшеренүче чыганакларның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый. Безнең фәнни тикшеренүләрнең яңалыгы әйләнешкә яңа чыганаклар кертү, аларны анализлаудан гыйбарәт. Конференциядә торак пунктларына нигез салыну датасына кагылышлы проблемалар күтәрелде. Уртак методика кирәк. Шундый күренеш тә бар: туган якны өйрәнүчеләр үзләренең торак пунктлары тарихын борынгылаштырырга тырыша, кайвакыт фактлар белән эшләмиләр», - диде ул.
Ул әлеге конференцияне үткәрү идеясе белән илһамландырган өчен тарих фәннәре кандидаты, бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминовка, һәм Башкортстанның Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Руслан Мәсәгутовка рәхмәт сүзләрен әйтте.
Руслан Мәсәгутов конференцияне оештыруда Башкортстандагы татар эшмәкәрләре ярдәм күрсәтүен ассызыклады.
«Бизнес вәкилләренең тарих белән кызыксынуы бик сөендерә. Озак вакытлар «башкорт хезмәттәшләребез» татар һәм көнчыгыш Татарстан тарихын әйбәт яктан күрсәтмәде. Бүгенге көндә галимнәр һәм туган якны өйрәнүчеләр көче белән мәгълүмат кырына тәэсир итә алырлык тарихи фундамент барлыкка килде. Киләчәктә аны әле төзеп бетерәсе, тарихи материалларны чыгарасы бар, әмма бу эшнең киләчәге бар дип саныйм», - диде ул.
Пленар утырыш барышында институтның яңа басмасы да тәкъдим ителде.
Свежие комментарии