Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү вариантлары киңәйтеләчәк. Гаиләләр башка муниципаль берәмлекләрдә җир ала алачак. Закон проектын депутатлар ТР Дәүләт Советының 54 утырышында кабул итте.

«Җир кишәрлекләре белән тәэмин ителмәгән күп балалы гаиләләрнең иң күп саны шәһәр округларында исәпләнә.
Хәзерге вакытта анда гражданнарның бу категориясенә бирү өчен җир кишәрлекләре җитмәү белән бәйле проблема бар», - дип сөйләде парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Ул шәһәр округларында даими нигездә яшәүче күп балалы гаиләләргә республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен бирергә мөмкин, диде.

Әйтик, Казанда яшәүче гаиләләр Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында җир ала алачак. Чаллыда яшәүчеләргә җир кишәрлекләре Тукай районы чикләрендә биреләчәк.

Башта күп балалы гаиләләргә кишәрлекләр дәүләт һәм муниципаль милектәге буш җирләрдән бирелгән. Моннан тыш, Федераль милектә булган җир кишәрлекләре дә тапшырылган.

Татарстан шәһәрләрендәге күп балалы гаиләләргә башка районнарда җир бирәчәкләр
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии