На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Чирмешән районында Татарстан бизнес-омбудсмены халыкның сорауларына җавап бирде

Чирмешән районында шәхси сәнәгать паркы төзеләчәк. Киләчәктә район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигоны ябылырга тиеш: барлык чүп-чарны Лениногорск шәһәренә заводка озатачаклар. Чирмешәндә балалар өчен күңел ачу заллары ачарга планлаштыралар. Бу хакта район башлыгы Рамил Айбатов «Орион» яшьләр үзәгендә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән узган чираттагы очрашуда сөйләде.

Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Киңәшмәдә Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Әбделганиев та катнашты.

«Кызганыч, нигездә, эшмәкәрләр җитди проблемалар килеп чыккач кына безгә мөрәҗәгать итә. Шуңа да соңгы вакытта без күзәтчелек органнары белән берлектә профилактик визитлар үткәрә башладык. Монардан куркырга кирәкми, әлеге чара барышында сезгә бушлай аудит үткәрәләр һәм киңәшләр бирәләр», - дип сөйләде ул.

Район территориясендә 430 шәхси эшмәкәр һәм 62 предприятие эшли. Алар, нигездә, сату һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшчәнлек алып бара. Кече бизнес 1600 кешене эш белән тәэмин итә.

Әбделганиев әйтүенчә, былтыр вәкил аппаратына эшмәкәрләреннән 1868 мөрәҗәгать килгән, шуларның 16сы - Чирмешән районыннан.

Очрашу барышында сораулар бирүчеләр булды. Рамил Айбатов һәм Фәрит Әбделганиев аларга җавап бирделәр.

Очрашуда шулай ук район прокуроры Илдар Солтанов, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлеге баш белгече Алсу Әбделганиева, Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илдар Нәбиуллин да катнашты.

Гөлсирә Шәрифуллина/https://nashcheremshan.ru

 

Ссылка на первоисточник
наверх