На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр акча түләнәчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге апрель аенда Татарстан ветераннарына бер тапкыр акча күчерәчәк. Аны төбәктә яшәүче 8,7 меңнән артык кеше алачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегендә.

«80 мең сум күләмендәге түләүне Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, аларның тол хатыннары, нацист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары һәм «Ленинградны саклаган өчен» медале, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар алачак», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Тыл хезмәтчәннәре һәм фашизмның элеккеге балигъ булган тоткыннары 55 мең сум күләмендәге түләүгә өметләнә ала. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга исә 10 мең сум күләмендә акча күчереләчәк.

«Әлеге түләүләрне, яшәү урынына карамастан, барлык ветераннар да алырга хокуклы. Аны алу өчен Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ветераннарга ул пенсияләрне китерүнең элеккеге графигы буенча пенсия белән бергә киләчәк», - дип аңлатты РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ссылка на первоисточник
наверх