На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Айдар Сәлимгәрәев: Журналистика – ул һөнәр генә түгел, үзенә бертөрле миссия дә

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен ел саен 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия матбугаты көне белән котлады.

«Әлеге бәйрәм – журналистиканың һөнәр генә түгел, ә иҗтимагый аң формалаштыру, буыннар элемтәсен саклау һәм ныгытуны максат итеп куйган үзенә бертөрле миссия икәнен искәртү өчен тагын бер сәбәп.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк елда бу элемтәне ныгыту аеруча мөһим. Әлеге вакыйга безнең күңелләрдә һәм күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак», - диде Сәлимгәрәев котлавында.

Ул 2025 елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен искәртте, шуңа күрә гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре алдында балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне формалаштыру, бөтен Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуга тагын да зуррак игътибар бирү бурычы тора.

«Кадерле коллегалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм безнең уртак эшне дәвам итү өчен рухи көч телим!» - дип өстәде Сәлимгәрәев.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә журналистларны әлеге бәйрәм белән котлады. Ул гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең дөньяны миллионлаган кешеләргә ачык һәм якын итүен әйтте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх