На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Песков Путинның G8 очрашуына соңга калуы турында: Кайвакыт ниндидер элемтәләр күчерелә

Саммитта кайвакыт ниндидер ил лидерлары элемтәләрне күчерә, әмма бу көч күрсәтү түгел. Бу хакта РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде, Владимир Путин G8 илләре лидерлары очрашуына «янәсе сыра аркасында соңга калу» турында сүзне шәрехләп.

Исегезгә төшерик, күптән түгел Германиянең элеккеге канцлеры Ангела Меркель «Свобода» дип аталган мемуарлар чыгарды. Сәясәтче язмаларының берсендә Россия лидеры 2007 елда Хайлигендаммда G8 саммиты вакытында янәсе «сыра аркасында» «аперитив»ка соңга калган, дип язган.

Меркель фикеренчә, РФ Президенты шул рәвешле башка лидерларга «нәрсәнедер исбатламакчы» булган.

«Саммитлар кысаларында һәрвакыт аралашу бара. Лидерлар бер-берсе белән аралаша, алар әлеге вакытта аралашырга кирәк булган кешеләр белән сөйләшә, һәм бу киеренке эш. Ниндидер элемтәләр башка элемтәләрне күчерергә мөмкин – андый хәлләр була. Бу көч күрсәткече түгел. Болай уйлау ахмаклык», - дип аңлатты Песков ситуацияне журналист Павел Зарубинга.

Ссылка на первоисточник
наверх