На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Биектау Сабан туенда Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмнең әһәмиятен билгеләде

7 июньдә Биектау районы Сабан туенда авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын һәм җыелган халыкны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Тантана Россия, Татарстан һәм Биектау районы гимннары белән башланып китте.

«Гадәттәгечә республикада язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң милли бәйрәм — Сабантуйлар уза.

Күпмилләтле төбәгебезнең барлык авылларында, район үзәкләрендә диярлек руслар да, татарлар да, мордвалар да, чувашлар да зур хөрмәт белән барысы да бу бәйрәмдә катнаша. Сабантуй — татар халкының иң кунакчыл бәйрәме. Без халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлелеген һәм ышанычын күрсәткән бәйрәмнәрне оештыручыларны рәхәтләнеп сәламлибез. Анда милли кием кияләр, милли ашлар әзерлиләр, халык җырлары һәм биюләре башкаралар, күпмилләтле халкыбызның бай мәдәниятен буыннарга да саклап, буыннарга да тапшыралар», — диде ул.

«Авыл халкына аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. 4,5 миллион Татарстанда яшәүче ватандашыбызның 1 миллион да 300 меңе авыл җирендә яши. Бу хезмәт сөючән кешеләр республикабыз халкын үзләре җитештергән төп азык-төлек төрләре белән тулы күләмдә тәэмин итә», — дип билгеләде Мөхәммәтшин.

Алга таба Сабантуй агросәнәгать комплексы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы белән дәвам итте. Төрле милли уеннар һәм ярышлар узды. Сәүдә рәтләре эшләде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх