Татарстанда 7 майда Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен бердәм кабул итү көне узачак. Акцияне «Бердәм Россия» оештыра. Биредә бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин булачак.
Консультацияләр 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс урамы, 31/7 йорт), шулай ук җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләре челтәрендә узачак.
Белгечләр социаль гарантияләр, түләүләр, махсус хәрби операция катнашучыларының һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен яклау кебек хокукый мәсьәләләрдә ярдәм итәчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең юридик сорауларын Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы, «ЮМАРТ» адвокатлар коллегиясе адвокаты Олег Камалов караячак.
«Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына юридик ярдәм күрсәтү – безнең эшнең мөһим юнәлеше. Кешеләргә игътибар гына түгел, һәр мөрәҗәгатькә аңлаешлы, профессиональ аңлатма бирү дә кирәк. Без кабул ителгән барлык сорауларны җентекләп тикшерәчәкбез һәм аларны тулысынча хәл иткәнче озата баруны тәэмин итәчәкбез», – дип ассызыклады төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев.
Татарстанда яшәүчеләр мөрәҗәгатьләрен кайнар линия телефонына (843) 238-10-00; электрон почтага op@tatarstan.er.ru; мессенджер аша 8 (987) 205-00-63 номерына; шулай ук социаль челтәрләрдә шәхси хат язып юллый ала.
Свежие комментарии