Ноябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр өчен быел иң кыска эш атнасы булачак. Татарстанлылар нибары ике көн эшләячәк, аларның берсе кыскартыла.
Ноябрьнең беренче эш атнасына берьюлы ике бәйрәм туры киләчәк: Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) һәм ТР Конституциясе көне (6 ноябрь). Димәк, бу көннәр эшләми торган бәйрәм көннәре була.
Моннан тыш, республика халкы 3 ноябрьдә (дүшәмбе) ял итә, бу ял көннәрен эш көне булачак шимбәдән (1 ноябрьдән) күчерү белән бәйле.Димәк, бу атнада 5 һәм 7 ноябрь көннәре эш көне була. Әмма 5 ноябрь бәйрәм көне алды булу сәбәпле, эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
Ноябрьдә татарстанлылар өчен 18 эш көне һәм 12 ял көне булачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии