На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татар дәүләт филармониясе бөтенроссия конкурсында җиңде

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Виртуаль концерт залларының иң яхшы практикалары бөтенроссия конкурсында «Виртуаль концерт залының иң яхшы проект офисы» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча, Баулы, Спас, Алабуга, Мамадыш, Әлмәт, Буа һәм Менделеевск районнарында, шулай ук Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары булдырылган.

2024 елның беренче яртыеллыгында 124 трансляция булган, аларда 2914 кеше катнашкан. Узган 2023 елда 10 985 кешене колачлап, 268 трансляция үткәрелгән.

Быел конкурска федерациянең 47 субъектыннан 127 гариза бирелгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх