Бу ялларда Казанда аномаль җылы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы 4 градуска кадәр күтәрелә, төнлә дә уңай температура була. Бу хакта бүген «Татар-информ»га Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Күпьеллык климатик мәгълүматлар буенча, хәзер температура нормада -2 градус булырга тиеш.
Алдагы көннәрдә ул уңай булачак. Шәһәрдә берничә көн рәттән аномаль җылы көтелә. Бу безнең циклонның җылы секторында калу белән аңлатыла. Шимбә һәм якшәмбе – бу атнадагы иң җылы көннәр булачак. Ә соңыннан без циклонның тыл өлешендә калабыз. Дүшәмбе һәм сишәмбе көнне температура төшә башлый», – диде ул.Алдагы декадада Казанда шулай ук аномаль җылылык көтелә. Ноябрь уртасына кадәр температура күпьеллык климатик нормадан берничә градуска югары булачак, диде профессор.
Свежие комментарии