«Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү буенча еллык белем бирү процессы ачылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ профессоры Валентин Шилов, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан умартачылар катнашты.
Динард Гатауллин «Умартачылыкның агымдагы торышына анализ һәм 2025 елга үсеш перспективалары» темасына чыгыш ясады. Ул умарта күчләрен саклап калу һәм аларның санын арттыру, умарталарның урта рус токымы генофондын саклау, баллы үсемлекләрнең мәйданнарын арттыру, умарталыкларны паспортлаштыруны тәмамлау, умарта күчләрен идентификацияләү һәм маркировкалау турында сөйләде.
Пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда, умартачыларга алдан хәбәр итү системасын яхшырту, закон таләпләрен үтәү, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә биологик препаратлар куллану, умарталарның йогышлы һәм инвазион авыруларын вакытында профилактикалау һәм умартачылык өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Программада катнашучылар умарта күчләре биологиясен, умартачылыкның бал базасын, органик умартачылыкны, фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме чараларын өйрәнәләр.
Агросәнәгать комплексы өлкәсендә чаралар үткәрү умартачыларга умартачылык хуҗалыкларын алга таба үстерү өчен яңа белемнәр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә, шулай ук умарта күчләре һәм умартачылык продукциясе санын арттыруга ярдәм итә, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии