«Миллиард.Татар» редакциясе Рамазан ае хөрмәтенә Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Россия ислам институты һәм «Китап» радиосы белән берлектә Идел-Урал төбәгенә хас манерада Коръән рецитациясе белән роликлар әзерләде. Халыкта сүрә укуның мондый манерасын «татар мәкаме» дип атыйлар.
Барлыгы 10 сүрә һәм «Әл-Бәкара» - «Аятел-көрси» сүрәсенең кайбер аятьләре, шулай ук Рамазан ае турында аятьләр укылды.
Аларны «Миллиард.Татар» басмасының телеграм-каналында һәм социаль челтәрләрендә табарга мөмкин.Татар мөселман мирасының бу юнәлеше Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә актив рәвештә яңадан торгызыла. Үзәк директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов әйтүенчә, бүгенге көндә татар мәкамен ике белгеч укыта.
«Казан ислам университетында татар мәкаме зур адымнар белән торгызыла, теорияне өйрәнүдән тыш, практикада да татар мәкамендә уку актив кулланыла. Хәзерге вакытта безнең үзәктә Коръәнне татар мәкаме белән укый белүче ике белгеч бар. Бу традицияне торгызу безнең өчен бик тә мөһим. Гамәлдә күргәнебезчә, Коръән укыганда яки татар мәкаме белән азан әйткәндә кешеләр боларны яхшырак кабул итә», – дип сөйләде Фәизов.
Свежие комментарии