9 октябрь көнне Галиәсгар Камал Татар дәүләт академия театрында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсе булачак.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Тулырак бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, җәмәгать эшлеклесе Раил Шәмсетдинов алды.«Искә алу кичәсе Камал театрының яңа бинасында үтәчәк. Монда Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар көтелә. Чөнки ул Россия Дәүләт Думасы депутаты булып та хезмәт куйды. Республикадан карасак, барлык җитәкчелек, Рәис Аппараты җитәкчелеге дә, аннары Фатыйх Сәүбәнович белән югары уку йортларында эшләгән укытучылар, академиклар, аның фикердәшләре чакырылган. Ул депутат булып эшләгәндә, округ буенча 7дән артык районннан сайланган иде, муниципалитет башлыклары да киләчәк, аерым бер министрларга чакыру җибәрелгән», – дип билгеләп китте спикер.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи әйтүенчә, хәтер кичәсендә танылган артистлар да булачак.
«Ришат Төхвәтуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Фердинанд Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Зилә Сөнгәтуллина, үзенең тормыш иптәше белән Артур Исламов, «Казан нуры» оркестры һәм Камал театры артистлары чыгыш ясаячак. Алып баручыларыбыз – Илдар Кыямов һәм Тинчурин театры артисткасы Резидә Сәлахова булачак.
Матур эчтәлекле, бай кичә көтелә», – диде ул.Кичә 19.00 сәгатьтә башланып китәчәк.
- Гөлназ Шәйхи журналистларны, Фатыйх Сибагатуллинның тормыш юлына багышланган, яңа гына «Идел-Пресс» нәшриятында басылып чыккан истәлекләр китабы белән дә таныштырды. Басма Сибагатуллинның хатыны Рәдифә Сибагатуллинаның теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән дөнья күргән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии