На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы Кыш бабайдан махсус хәрби операциядә җиңүне сорый

Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы, әгәр Кыш бабайга хат язсалар, махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешүне теләүләрен әйткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, гражданнарның 59 проценты курантлар суккан вакытта теләк тели.

Респондентларның 37 проценты, әгәр Яңа ел тылсымчысына хат язсалар, аннан махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануын һәм тыныч тормышның кире кайтуын соравын әйткән. Ир-атларның – 31, хатын-кызларның 42 проценты Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенә шулай дип белдергән.

Икенче урында – 12 процент – шәхси теләкләрнең (фатир, машина яки телефон сатып алу) чынга ашуы. 7 проценты, киресенчә, тылсым ярдәмендә гомумроссия проблемаларын һәм бурычларын хәл итүне – ил өчен икътисади үсешкә, ә аның халкы өчен төп ставканы киметүгә ирешүне кулайрак күргән. 6 проценты – шәхси икътисади тотрыклылык, 3 проценты тынычлык һәм иминлек турында хыяллана. Респондентларның 10 проценты хәтта теориядә дә Кыш бабайга хат язмас идем дип әйткән.

Россиялеләрнең күпчелеге Яңа елда теләк теләвенә дә карамастан, аларның яртысына якыны (47 проценты) могҗизага ышанмый. Шунысы кызык, респондентларның шуның кадәресе үк Яңа ел могҗизасына ышануын әйткән.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх