На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан сөт продукциясе экспортын бер елда 38 процентка диярлек арттырды

Татарстан ел башыннан 15,1 миллион АКШ долларына сөт продукциясе экспортлаган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 37,9 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Җибәрелгән сөт продукциясе күләме 7,6 мең тоннаны тәшкил итте.

Сөт һәм каймак 9,7 миллион доллар, туңдырма 3 миллион доллар, сыр һәм эремчек 1,5 миллион доллар, эремчек суы 425 мең долларга экспортланды», - дип билгеләделәр министрлыкта.

Татарстан сөт продукциясе Якын Көнчыгыш һәм Кавказ аръягына, Азия һәм Төньяк Африка илләренә җибәрелде. Максатлы илләр – Кытай, Һиндстан, Иран һәм Таможня берлеге дәүләтләре.

Россиядә сөт җитештерү күләменең 6,5 проценты Татарстанга туры килә. Узган ел 2,2 миллион тоннага якын җитештерелгән.

Октябрь башына булган мәгълүматларга караганда, быел республика агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 305,4 миллион АКШ доллары, ягъни планнан 66,7 процентны тәшкил иткән.

Ссылка на первоисточник
наверх