На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда янә ягулык кыйммәтләнүдән туктады

Татарстанда 3-10 мартта дизель ягулыгы һәм барлык төрле маркалы бензин бәяләре үзгәрмәгән. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Премиаль маркалы бензинның (АИ-98 һәм аннан да югарырак) бер литры элеккечә 80,76 сум тора. АИ-95 маркалы бензин – 56,92 сум, АИ-92 – 52,95 сум, ә дизель ягулыгы – 65,2 сум.

Моңа кадәр бер атна алдан республикада АИ-98 маркалы бензин 0,03 процентка (3 тиенгә), ә АИ-92 бензины 0,14 процентка (7 тиенгә) кыйммәтләнде.

Соңгы ай дәвамында Россия ягулык базарында волатильлек саклана. «Коммерсантъ» газетасы сораштырган белгечләр фикеренчә, нефть эшкәртү заводларында ясалачак ремонтларны һәм югары акцизларны исәпкә алганда, ягулыкның күпләп һәм ваклап сату бәяләре артудан котылып булмаска мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх