На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Белоруссияне азат итүдә катнашкан Зәй ветераннарын хөрмәтләделәр

Агымдагы елның 3 июлендә Белоруссия Бәйсезлек көнен һәм немец-фашист басып алучыларыннан азат итүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр. Шл уңайдан Белоруссияне азат итүдә катнашкан Зәй ветераннарын да хөрмәтләделәр. Бу хакта «Зәй офыклары» гаетасы яза.

Белоруссияне азат итүгә Зәйдән Анна Моисеева белән Валентина Лыкова да өлешен керткән.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары янында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге сәркатибы Петр Тимаськов булып, «Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел» медален тапшырдылар.

Анна Моисеева Беренче Белоруссия фронтының күчмә кыр хирургия госпиталенә шәфкать туташы сыйфатында эләгә. Ул яраланган сугышчыларны аякка бастыру өчен тырыша, снайпер була.

«Мин сугышны Белоруссиядән башладым», — дип искә алды ул.

Валентина Лукьяновна фронт шәфкать туташы булып Үзәк, аннары 2нче Белоруссия фронты составында Курск сугышында катнаша, бөтен Украинаны, Белоруссияне уза, Польшага кадәр барып җитә. Ул авырып китү сәбәпле, медальне кызы Людмила Николаевна кабул итеп алды.

«Әниебез бу бүләккә чынннан лаек. Әтиебез дә Сталиннан Рәхмәт хаты алган кеше. Рәхмәт онытмаганнары өчен!» — диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх