Телевидениенең элекке хезмәткәре, Казан журналисты Фәридә Корбангалиева* Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эзләүгә бирелде. Аның мәгълүматлары РФ Җинаять кодексы маддәсе буенча эзләнә торган затлар базасына кертелгән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Элегрәк Финанс мониторингы федераль хезмәтенең Корбангалиеваны* террорчылык һәм экстремистик эшчәнлеккә катнашы булган затлар исемлегенә кертүе хакында хәбәр ителгән иде.
Фәридә Корбангалиева 2007-2014 елларда «Россия 1» телеканалында «Вести» программасын алып баручыларның берсе иде. Элегрәк ул Татарстанда төбәк телевидениесендә эшләде.
Гаммәви мәгълүмат чаралары язуынча, 2022 елда ул Россиядән китә һәм хәзер Прагада яши, анда Россия хакимиятен тәнкыйтьләүгә корылган оппозицион YouTube-канал алып бара.
*Экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән
Свежие комментарии