На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Казанда Көнчыгыш базары» дип аталган Халыкара милли мәдәниятләр фестивале үтәчәк

Бүген журналистларны «Казанда Көнчыгыш базары» дип аталган Халыкара милли мәдәниятләр фестивальнең матбугат конференциясенә җыйдылар. Аның тантаналы рәвештә ачылышы 25 ноябрьдә Казан Ратушасында булачак.

«Чыннан да бик зур чара көтелә. Фестиваль 3нче мәртәбә узачак һәм ул үзенең яңа проектлары белән зур кызыксыну уятты.

Быел, мәсәлән тәүге тапкыр яшь башкаручылар конкурсын үткәрәбез. Борчылу хисләре белән генә аны башлап җибәргән идек. Казахстаннан 18, Таҗикстаннан 11 гариза килде бәйгегә һәм гомумән 300 чамасы гариза килде. 20 ноябрьдә конкурсның жюри утырышлары башланачак. Жюри комиссиясенә Үзбәкстанның һәм узган елдан ТР халык артисты Фаррух Закиров җитәкчелек итә. Җиңүчеләр Гала-концертта игълан ителә», – диде фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов.

Фәттахов ассызыклавынча, 26 ноябрьдә ТР Фәннәр академиясендә «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге хәл һәм үсеш перспективалары» дигән Халыкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырылган.

«Без фән галимнәренең фестиваль белән кызыксынуларын күрәбез. Әлеге чарада Үзбәкстан, Казахстан, Әзербайҗан, Иран, Нигерия һәм Франциядән танылган культурологлар, философлар катнашуларын расладылар да инде. Франциядән дә галимнәр кызыксынулары дуслык күперләрен ныгыта. Фестивальнең географиясе Көнчыгыш илләре кысаларыннан гына чыгуы мәдәниятебезнең ачыклыгын дәлилли. Фестиваль кысаларында традицион төстә легендар «Ялла» төркеме концерты үтәчәк», – дип сөйләде ул журналистларга.

Шулай ук «Кавказ һәм көнчыгыш халыклары биюләре» дигән уникаль программаны тамаша кылу мөмкинлеге булачагын хәбәр иттеләр матбугат конференциясендә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх