На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Пенсия вакытында килмәгән очракта татарстанлыларга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар

Татарстанлылар пенсиянең вакытында килмәвенә бәйле күңелсез хәл белән очрашырга мөмкин. Бу очракта нишләргә һәм кая шикаять бирергә - «Татар-информ» материалында сүз шул хакта барачак.

Пенсия тоткарлануның сәбәпләре техник җитешсезлекләр, документлар әйләнешенең озакка сузылуы, шулай ук бәйрәм яки ял көннәре булырга мөмкин.

Әгәр пенсия ике атнадан артык вакыт эчендә килмәсә, Россия Социаль фондына электрон яки язма шикаять бирергә кирәк.

Электрон шикаятьне ничек бирергә

- Россия Социаль фондының электрон кабул итү сервисыннан файдаланырга.

- Вазгыятьне үз көчең белән ачыклап булмавын раслый торган документлар тапшырырга.

- Турыдан-туры шикаять бирергә.

Мөрәҗәгатьне теркәү турында белдерү кәгазе электрон почтага киләчәк.

Язма шикаятьне ничек бирергә

Шикаять язарга. Анда шикаять җибәрүче учреждениенең исемен; исем-фамилиягез, әтиегезнең исемен, телефон номерыгызны, теркәлгән адресыгызны һәм электрон почтагызны; мөрәҗәгатьнең асылын һәм барлык нечкәлекләрне күрсәтеп проблеманың тасвирламасын; беркетелгән документлар исемлеген; датаны һәм имзагызны күрсәтергә кирәк.

- Проблеманы үз көчең белән хәл итеп булмавын раслый торган документлар тапшырырга.

- Шикаятьне Россия Социаль фондына шәхсән килеп яки почта аша бирергә.

Шикаять тапшырган очракта, аны кабул итү турында расписка бирүне сорагыз.

Шикаятьләрне 15 эш көненнән дә соңга калмыйча карарга тиешләр. Әгәр кеше алынган җавап белән килешмәсә, шикаять бирә ала.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх