На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Кайбыч кызы «Айбагыр чибәре - 2024» бәйгесе җиңүчесе булды

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында яшәүче ун яшьлек Екатерина Матвеева «Айбагыр чибәре — 2024» титулына ия булды. Бу хакта «Туганайлар» газетасы хәбәр итә.

«Айбагыр» этносменасы 23 июльдән 9 августка кадәр Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагере базасында узды. Быел анда якынча 80 бала ял иткән.

Алар өчен керәшен культурасына, тарихына багышланган гаять кызыклы программа әзерләнгән.

Узган атнада лагерьның традицион бәйгесе — «Айбагыр чибәре» узды. Анда катнашучылар визитка һәм иҗади номер әзерләгән. Интеллектуаль биремдә кызлар керәшен сүзләрен аңлатырга тиеш булган. Аларга «Керәшен чибәре — 2024» бәйгесе җиңүчесе Светлана Иванова бәя биргән.

Бәйгедә сигез кыз катнашкан, әмма җиңүче бер генә. Ул — кечкенәдән сәхнәдә үскән, җыр-моңга гашыйк Екатерина Матвеева.

«Оныгым «Айбагыр»да икенче ел рәттән ял итте. Керәшен халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен үсеп килүче яшь буынга өйрәтүдә, гореф-гадәт, йолаларны саклауда бу лагерьның әһәмияте зур», — ди Екатеринаның әбисе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы җитәкчесе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

 

Ссылка на первоисточник
наверх