На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Иң өлкән һәм беренче тапкыр сайлаучылар, ярминкә, җыр-бию: районнарда сайлау ничек үтте?

Бөек Ватан сугышы катнашучысы йөз яшьлек Әхәт Латыйпов Әйшәдә үз өендә тавыш бирде

Яшел Үзән районы Әйшә авылында быел йөз яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Латыйпов үз өендә тавыш бирде. Ике бюллетень тутырып, ул үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтте.

«Бюллетеньнәр минем кулларым аша узгач, бәхетле эшләсеннәр!

» – диде ул.

Әхәт Тәхият улы Әлки районы Алпар авылында туган. 1942 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң озак еллар Әйшә автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшли. Хатыны белән бергә 68 елдан артык гомер кичерәләр, биш бала – ике ул һәм өч кыз тәрбиялиләр.

Бүген Әхәт абыйны алты оныгы, ун оныкчыгы тәрбияләргә булыша. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран актив гражданлык позициясен саклый: мәктәпкә һәм авыл клубына йөри, анда яшьләр белән ватанпәрвәрлекнең әһәмияте турында сөйләшә.

Зәйдә 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны сайлауда катнашты

Зәйдә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков өендә республика Рәисе һәм шәһәр депутаты өчен тавыш бирде.

Күчмә сайлау урнасы белән аның өенә участок сайлау әгъзалары килде. «Мин гражданлык бурычымны яшь буынның матур киләчәге өчен бирәм. Илләребез тыныч, ил, республика, район икътисады гөрләп алга барсын», – диде ветеран. Леонид Яковлевич әле август уртасында гына 102 яшен билгеләп үтте. Ул республикабыз, туган төбәге өчен җан атып яши.

Тукай районында 94 яшьлек тыл ветераны гражданлык бурычын үтәде

Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегеннән 94 яшьлек Мәдинә Нуруллина сайлау участогына килеп тавыш биргән.

Бу – аның өчен бурыч кына түгел, ә аңлы адым, республиканың киләчәге өчен шәхсән тавыш бирү мөмкинлеге. Аның гамәле – Ватанга мәхәббәт һәм барлык буыннар өчен җаваплылык дәресе ул.

Сайлауларга җырлар белән: Алабуга районында иҗат коллективлары тавыш бирде

Бердәм тавыш бирү көнендә Танайка авылында авыл мәдәният йорты иҗат коллективларының бәйрәм концерты булды. Катнашучылар арасында «Зоренька» ветераннар халык хоры да бар иде.

«Зоренька» да катнашучылар үзләренең сайлау участогына бөтен состав белән килделәр. Шаярып, җырлап, бердәм һәм оешкан төстә сайлауларда үз тавышларын бирделәр. Ә соңыннан сайлаучылар өчен ялкынлы концерт тәкъдим иттеләр.

«Мин үз гомеремдә бер генә сайлауны да калдырмадым. Сайлауларга йөрегез, үзегез лаеклы дип санаган, илебезне яхшы якка үзгәртә алачак кешеләр өчен үз тавышыгызны бирегез», – диде «Зоренька» хоры катнашучысы Екатерина Морковкина.

Без сайлауларга гел йөрибез, чөнки бу — безнең гражданлык бурычыбыз. Безнең киләчәгебез һәм балаларыбызның киләчәге һәркемнең сайлавына бәйле», – диде Танайка мәдәният йорты директоры Ольга Филатова.

«Зоренька» кебек үк районыбызның башка иҗат коллективлары да күңелле белән файдалыны бергә кушты: алар иртәдән үк үзләренең чыгышлары белән сайлаучыларны да сөендерде, мөһим гражданлык миссиясен дә үтәделәр — сайлауларда тавыш биреп, киләчәккә үз өлешләрен керттеләр.

«Фазыл чишмәсе», «Покровские родники», «Незабудка», «Селяночка», «Добрый вечер», «Поющие сердца» ансамбльләре һәм «Зоренька» коллективы бердәм тавыш бирде.

Алар иҗатны киләчәк өчен җаваплылык белән берләштереп, актив гражданлык позициясенә искиткеч үрнәк күрсәтте.

Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә оештырганнар

Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә оештырганнар. Әгерҗедән Илдус һәм Вәсилә Нәфыйковлар ярминкәгә иртән үк килгән. «Ярминкәдә авыл шәһәрне сыйлый бит. Без дә һәр ярминкәне көтеп алабыз. Бүген ит алырга чыктык», – диделәр алар.

Аннан соң үз сайлау участокларына тавыш бирергә киттеләр. «Үз вакытында намус белән эшләп лаеклы ялга чыктык. Балалар үстердек, хәзер оныкларга сөенәбез. Яшәү өчен бөтен шартлар бар. Пенсияне вакытында бирәләр. Сөенеп яшибез. Татарстаныбызда киләчәктә дә уңайлыклар булсын, халкы бердәм, дус яшәсен. Иң мөһиме: ил-көннәребез тыныч булсын», – диде өлкәннәр.

Ярминкәдә ашлык сатучылар янына чират тезелде. Арпаны – 12, бодайны 13 сумнан тәкъдим иттеләр. Көчек авылыннан бертуган фермерлар Фәнил һәм Илшат Шәеховлар ел саен ярминкәдә ашлык саталар.

Әгерҗедән күгәрченнәр, тавыклар тотучы Владимир Лобутин сигез капчык арпа алган. «Кошларга ел дәвамында ашлыкны ярминкәдә алабыз», – диде ул. Бу көнне сыер итен – 350-800, дуңгызныкын 380 сумнан тәкъдим иттеләр. Бройлер түшкәсенең бер килосы – 350, тавыкныкы – 250, бытбылдыкны 700 сум иде. Халык сөт һәм сөт продукцияләрен дә яратып алды. Сөтнең 1 литры – 120, эремчекнең бер килосы – 200, сөт өстенең 250 граммы 120 сумнан тәкъдим ителде.

Авыл уңганнары урман нигъмәтләре белән дә сәүдә иттеләр. Тирсәдән Лениза Мөхитова иртә яздан көзгә кадәр урманга йөрибез, диде. Ире Зөфәр абый белән Нарат күркәсеннән кайнатма, балан, гөмбәләр, бакчаларында үскән балан, суган, сарымсак алып килгәннәр.

Бал сатучылар да күп иде. Аның 3 литры – 1800-2000 сум. Бәрәңгенең 5 литрлы чиләген – 150 сум, сарымсакның 1 килосын 250-300 сумнан саттылар. «Сайлау көнне ярминкә оештырылуы бик ошады. Гражданлык бурычымны да үтәдем, ярминкәдә кирәк-яраклар да алдым», – диде шәфкать туташы булып эшләүче Лилия Черницына.

Бу көнне өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә әйберләрен алып кайтырга Яшьләр үзәге волонтерлары да ярдәм итте.

«Ил файдасына эшләсеннәр»: Алабуга йөзяшәрләре сайлауларда катнашты

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Алабугада яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өйдә тавыш бирде.

Өендә тавыш биргән Клавдия Пустобаевага ике айдан 106 яшь тула. Ләкин Клавдия Михайловна ишекне үзе төшеп ачты, кунакларны каршы алды, алар белән сөйләште һәм, әлбәттә, тавыш бирде. Тавыш бирүнең җаваплы мизгеле алдыннан сайлау комиссиясе әгъзалары алабугалыга мактаулы сайлаучы буларак чәчәкләр тапшырды.

«Сез Бөек Ватан сугышы елларын намус белән узган, илебезне торгызган һәм аның киләчәгенә нигез салган буын кешесе. Нәкъ менә сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә без бүген тыныч һәм чәчәк атучы илдә яшибез», — дип мөрәҗәгать итте Клавдия Михайловнага 1379нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Әнисә Һадиуллина.

«Мин сайлауларда ел саен катнашам. Ә башкача ничек? Мин бит үз илемнең гражданкасы! Әгәр минем көчем булса, мин бик рәхәтләнеп сайлау участогына килер идем. Ә хәзер инде беркая да бармыйм — ишегалдына һәм бакчага гына чыгам. Сайлау көне — минем өчен һәрвакыт тантаналы көн булды. Мин 18 яшьтән тавыш бирәм, һәм бу еллар эчендә сайлаулар — минем тормышымның аерылгысыз өлеше. Беренче сайлауларымны хәтерлим. Бу Казанда булды, мин анда укыдым. Без Михаил Иванович Калинин өчен тавыш бирдек — ул Югары Совет Президиумы рәисе иде, һәм атаклы полярник Отто Юльевич Шмидт өчен тавыш бирдек. Бу 36нчы яки 37нче еллар иде», − дип искә ала Клавдия Пустобаева.

Әнисә Һадиуллина әйтүенчә, алабугалы 100 яшькә кадәр сайлауларга үзе йөргән, аларны бер дә калдырмаган. Менә өченче ел инде сайлау комиссиясе аның өенә килә. Сүз уңаеннан, бу участокта өйдә якынча 100 кеше тавыш бирә. Алар арасында — өлкән яшьтәге кешеләр, сәламәтлеге торышы буенча мөстәкыйль рәвештә килә алмаучылар, шулай ук авыру туганнарын караучылар һәм аларны калдыра алмаучылар.

Райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряков та бу көнне кунакларны түземсезлек белән көтеп алды. Иртән ул медальләр белән бизәлгән кителен киде һәм менә шулай тантаналы рәвештә мөһим сайлау ясады.

Ветеран бюллетеньнәргә тамга куйды һәм: «Ярар, ил файдасына эшләсеннәр!» дип үзенчә юллама да бирде. «Без районыбыз җитәкчелегенә әтине игътибарсыз калдырмаганнары, килгәннәре, хәлен белешкәннәре, ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле. Бүген әти, әлбәттә, нык дулкынланды. Без бу вакыйгага иртәдән үк әзерләндек, җыендык, көттек. Әти үз вакытында шулай ук халык депутаты булган, җитәкче вазифаларын биләгән, шуңа күрә аның өчен сайлаулар — бик мөһим», − дип уртаклашты ветеранның кызы Светлана Чувашова.

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз өйдә тавыш бирде

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз – 104 яшьлек Людмила Березова ТР Рәисе һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлауларда өйдә тавыш бирде.

792 нче сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә барды. Быелның мартында Людмила Даниловна үзенең 104 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, һәм, яше өлкән булуга карамастан, ул тавыш бирү мөһим дип саный.

Мәктәпне тәмамлагач, ул геология-разведка идарәсенә эшкә урнаша, ләкин 1941 елның 22 августында мобилизацияләнә һәм Япон агрессиясеннән саклану өчен Ерак көнчыгыш чигенә озатыла. Алгы сызыкта ул, батырлык һәм тугрылык күрсәтеп, дүрт ел, ике ай һәм унтугыз көн үткәрә. Моның өчен аны II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм башка юбилей бүләкләре белән бүләклиләр, диелә хәбәрдә.

Аксубайда беренче тапкыр тавыш бирүче Айгөл Алмакаева: Бөтен ил өчен бик мөһим эш

Аксубай районында беренче тапкыр сайлауда катнашучы 232 гражданин теркәлгән. Участок сайлау комиссияләре яшь сайлаучыларга аерым игътибар бирә: аларны җылы каршы алалар, фатихалы сүзләр әйтәләр һәм, бу көн озакка хәтердә калсын өчен, истәлекле бүләкләр тапшыралар.

Бүген үзенең гражданлык бурычын беренче тапкыр үтәүчеләр арасында Айгөл Алмакаева да бар. Аны 573нче участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Хәмитшина котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Мин, әлбәттә, дулкынланам, сайлауларда беренче тапкыр катнашам. Ләкин миңа, булачак юристка бик кызык. Бөтен ил өчен бу бик мөһим эш, һәм анда минем тавыш исәпкә алыначак. Киләчәкнең чыннан да үзебездән торуын аңлый башлыйсың», дип сөйләгән Айгөл.

Айгөл – 3нче Аксубай мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Хәзер ул Казан университетының юридик факультеты студенты.

Чаллы җырчылары Алинә һәм Динә Гарифуллиналар: Тормышта да, сәхнәдә дә, сайлауда да бергә

Чаллының популяр игезәк җырчылары Алинә һәм Динә Гарифуллиналар ГЭС бистәсенең 2023 сайлау участогына килеп, ТР Рәисе һәм депутатлар өчен тавыш бирде. «Без тормышта да, эштә дә, сайлауларда да бергә», – ди алар.

Әйтүләренчә, аларның бер генә сайлауларны да калдырганнары юк. Чөнки сәнгать әһелләре бу сәяси чараның мөһимлеген бик яхшы аңлый. «Без бүген капиталь ремонттан соң күз явын алырлык итеп яңартылган Балалар сәнгать мәктәбе бинасында тавыш бирдек. Бу – кайчандыр сайлауларга килеп дөрес тавыш бирү нәтиҗәсе. Киләчәктә мондый куанычлы үзгәрешләр тагы да күбрәк булсын өчен сайлауларны һич кенә дә калдырырга ярамый. Татарстаныбыз һәрвакыт үсештә булсын, без туган җиребезне бик яратабыз», – ди сәхнә осталары.

Югары Әлки авылында биш балалы гаилә сайлауда катнашты

Әлки районының Югары Әлки авылында яшәүче 5 балалы гаилә сайлауда катнашты. Һәркайда, һәр эштә бергә булган әлеге зур гаилә сайлауга да җыйнау килде. Шуның өстенә олы кызлары Эльвина, февраль аенда 18 яшен тутырып, бу сайлауда беренче тапкыр катнаша.

«Кызыбызның шатлыгын бергәләп бүлешәбез. Менә эне-сеңелләре дә бик теләп безгә иярде. Әтиебез генә эштә, ул кич кайтканда сайлый», – ди Альбина Бурганова. Аңа каравы, дәү әниләре Наилә һәм дәү әтиләре Илһам да ишле гаиләгә кушылган.

«Янәшәмдә бар якыннарым да булгач, минем өчен тагын да күңеллерәк бәйрәмгә әйләнде бу көн. Сайлау хокукына ия булуым белән горурланам», – ди Эльвина үзе.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх