На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Арчаның Шушмабаш мәктәбендә директорлар семинары булды

Арчаның Шушмабаш мәктәбендә «Музейларда тарих чагылышы, истәлекләр, чорлар агышы» темасына директорлар семинары узды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Семинарда катнашучыларга укыту-тәрбия мәйданчыклары буйлап эшлекле маршрут тәкъдим ителде. «Аграр – класс заман таләбе» тукталышында җирлек җитәкчеләре һәм яшь белгечләр белән очрашу оештырылды, мәктәп диварлары буйлап мәгълүмати экскурсия үткәрелде.

Актлар залында «Тарих йомгакларын сүткәндә...» китабын тәкъдим итү чарасы узды.

«Авыл баласы - сәләтле укучы» тукталышында мәктәпнең алтын фонды - халыкара һәм республика, район олимпиадасы призерлары белән танышу, алдагы тукталышта «Үсеш ноктасы» цифрлы лабораториясе җиһазларын кулланып мастер-класс тәкъдим ителде.

Шулай ук «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены җиңүчеләренең күрсәтмә чыгышы кунакларның күңеленә хуш килде. Хөрмәтле кунакларны җанлы картиналар галереясе һәрдаим матур сәнгать үрнәкләре белән сөендерде.

Алдагы тукталышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңартылган «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсия үткәрелде. Искиткеч бай экспозиция, зәвыклы бизәлеш, бик күп мәгълүмат тупланган музей мәктәп горурлыгы булып тора.

Ә төп экскурсовод - музей ачуда янып-көеп йөрүче хөрмәтле җитәкче Рәзилә Габделнуровна иде. Семинар түгәрәк өстәл артында эшлекле киңәшмә белән төгәлләнде. Кунаклар мәктәп эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ссылка на первоисточник
наверх