Күп балалы гаиләләргә физик затларның кеременә салымны (НДФЛ) кайтару тәкъдиме бай кешеләргә кагыла һәм Россиядә демографик проблеманы хәл итмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га депутат, Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров хәбәр итте.
Күптән түгел Россиядә күп балалы гаиләләргә НДФЛны тулысынча кайтарырга тәкъдим иттеләр.
Инициатива нигезендә, ике балалы гаиләләр өчен керемгә салым ставкасын 13 проценттан 6 процентка ка кадәр киметергә, ә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне гомумән НДФЛ түләүдән азат итәргә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта «Известия» яза.«Бу инициатива күп булмаган бик бай гаиләләр катламына гына кагыла. Монда мәсьәләне башкача куярга кирәк. Әгәр безгә, җәмгыятькә, халыкка, дәүләткә демографияне күтәрергә кирәк икән, акча җитмәгән кешеләр балалар туу белән бәйле проблемалар кичермәсен – матди характердагы чикләүләр булмасын өчен эшләргә кирәк. Әгәр без карарны байларның кечкенә төркеменә, 20 мең кешегә карата гына кабул итсәк, бу сан проблеманы хәл итмәячәк. Берничә миллион бала тууы кирәк», - диде парламентарий.
Байларга балаларны карауны җиңеләйтә торган юл үзе үк – дөрес түгел, дип саный Федоров. Аның фикеренчә, салымнар аша, бюджет аша аларны тәрбияләүгә акча күчерү дөресрәк булачак.
«Иң яхшысы, студентлар бала тапсын. Әмма студент гаиләләренең гомумән кереме юк, аларның чигерер нәрсәләре юк, аларның кирәкле шартлары юк. Шуңа күрә баланы карау өчен ата-аналарга ай саен акча дотацияләү юлы белән барырга кирәк. Һәм менә шушы механизм аша без яшь гаиләләр барлыкка килүне стимуллаштырабыз, ә алар – бала таба торган категория, һәм аларның балалары – иң сәламәт.
Әгәр җәмгыятькә балалар кирәк икән, моны финансларга кирәк, ә башка проблемалар тирәсендә уйнарга түгел, асылда аларны бай кешеләргә әверелдерергә кирәк», - дип йомгаклады Федоров.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии