На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Казан федераль университеты «Милли хәзинә» халык иҗаты фестивален игълан итте

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 2025 елның 1 мартыннан 18 апреленә кадәр «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивален уздыра. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестивальдә катнашу өчен иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар – Идел буе федераль округының урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары чакырыла.

Фестивальнең максаты – туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, милләтара, төбәкара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне көчәйтү, Россия халыклары арасында дустанә этномәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту. максатында үткәрелә. Төп бурыч – әдәбият, сәнгать иҗатына, тәрҗемә эшчәнлегенә сәләтле яшь талантларны ачыклау, алар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мохит булдыру, шулай ук укучыларның туган телләре, әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынуын үстерү, диелә хәбәрдә.

Фестиваль программасы:

  • 1 март – 31 март - читтән катнашу этабы, гаризалар һәм конкурс эшләре кабул итү (видео, фото);
  • 1 апрель – 10 апрель - жюри эше;
  • 17 апрель – 18 апрель - килеп катнашу этабы;
  • 18 апрель - гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Конкурс номинацияләре:

  • Медиа-иҗат (фото, видео һәм анимация, график иллюстрация);
  • Вокаль башкару (соло, иҗат коллективы)
  • Инструменталь башкару (соло, иҗат коллективы);
  • Хореография сәнгате (соло, иҗат коллективы);
  • Мода театры (халык костюмы, стильләштерелгән халык костюмы, заманча костюм);
  • Декоратив-гамәли иҗат (халык һөнәрчелегенең һәм сәнгать кәсепләренең традицияләре һәм яңа тормышы);
  • Рәсем сәнгате (рәсем, рәсем сәнгате, композиция);
  • Нәфис сүз (башкаручы, иҗат коллективы)
  • Театр сәнгате (кече формалар театры, сәхнәләштерү, спектакль һәм әкият фрагментлары).

Сайлап алу турында катнашу өчен 2025 елның 31 мартына кадәр сылтама аша узып теркәлергә кирәк. Аннары оештыру комитетының электрон адресына (ifmk10.2@kpfu.ru) катнашучының анкета-гаризасы, катнашучылар исемлеге, электрон вариантта конкурс эше (видеоролик, фото) җибәрелергә тиеш. Хатның темасын «Милли хәзинә» дип күрсәтергә кирәк.

Ссылка на первоисточник
наверх