На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә экскурсия узачак

6 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчете буйлап мавыктыргыч экскурсия тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстанның Санкт -Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада мәчет төзелеше тарихы һәм архитектура үзенчәлекләре белән танышу каралган, интерьерның уникаль элементларын күрү мөмкинлеге бар.

Шулай ук Петербург мөселман җәмгыятенең мәдәнияте һәм традицияләре турында күбрәк белергә, экскурсоводка кызыксындырган сорауларны бирергә була.

Экскурсияне Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештыра. Экскурсия төрле яшьтәге һәм төрле диндәге катнашучыларга исәпләнгән. Катнашу түләүсез.

Алдан язылу өчен +7 (917) 268-32-97 номерына шалтыратырга була.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх