Татарстанның Лаеш районы Луганск Халык Республикасы шәһәрләренә гуманитар ярдәмнең зур партиясен озатты. Өч йөк автомобиле Лисичанск һәм Рубежноедагы торак йортларны төзекләндерү өчен 75 тонна шифер алып килде.
Йөкне Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе Рамил Гарифуллин озата барды. Аны Татарстанның Луганск Халык Республикасындагы кураторы Фәнил Әһлиуллин каршы алды.
«Кешеләр Лисичанск һәм Рубежноедагы өйләренә әйләнеп кайта. Шифер шәхси йортларны ремонтлау өчен кирәк. Бу кешеләргә нормаль тормышка тизрәк кайтырга ярдәм итәчәк», - дип искәртте Фәнил Әһлиуллин.
Бу гуманитар йөк – Татарстан Луганск Халык Республикасы шәһәрләренә күрсәтә торган ярдәм программасының бер өлеше.
Свежие комментарии