Чирмешән районында киңәшмәдә умарталарны язга әзерләү, аларны күчереп йөртеп бал җыю һәм авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар белән эшкәрткәндә бал кортларының үлемен булдырмау турында фикер алыштылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
Умартачылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары җыелышып, 2024 елга йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләделәр һәм проблемаларны чишү юлларын эзләделәр.
Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов җыендагыларны борчыган мәсьәләләрне тыңлады һәм ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән уртак тел табып, үзара килешеп, аңлашып эшләргә өндәде.Республикада урманнарны һәм басуларны химик препаратлар белән эшкәрткәндә бал кортларының күпләп үлүе турында еш ишетергә туры килә. Дөрес, соңгы елларда районда бу сәбәпле зур югалтулар булганы юк. Монысы - авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән умартачыларның килешеп эшләве.
«Басуларны һәм урманнарны эшкәрткәннән соң бал кортлары кырылган очракта, рәсми рәвештә теркәлгән умарталыкларга гына зыян өчен түләнәчәк. Шуңа күрә умартачыларга умарталыкларын теркәргә кирәк, һәр умарталыкның паспорты булырга тиеш. Әлегә райондагы 174 умарталыкның 141есенең генә мондый документлары бар. Аннан соң һәр ояның номерларга кирәк», – диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов.
Райондагы 174 умарталыкта 3157 гаилә умарта асрала. Үткән ел тулаем 1540 центнер бал җитештерелгән, шуның 750 центнеры - товарлыклы бал.
Районда бал ярминкәләре оештыру турында да тәкъдим яңгырады киңәшмәдә.
Киңәшмәдә «Россельхозцентр» идарәсенең Татарстан буенча филиалының җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова да катнашты. Ул химик препаратларны нинди биологик ысуллар белән алмаштырып булуы хакында сөйләде.
Свежие комментарии