На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Аулак өй – көрәш» җитәкчесе Сәрия Закирова йолаларны заманчалаштырып күрсәтүләрен әйтте

«Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе Сәрия Закирова ассызыклавынча, Кайбыч районындагы ярыш вакытында «Кич утыру» йоласын заманчалаштырып күрсәткән булганнар. Бу хакта ул төбәкара проектның финал ярышларына багышланган матбугат конференциясендә билгеләп үтте.

«Татар һәм рус балалар бакчалары белән эшлибез.

Төрле әдәбиятны һәм йолаларны барлыйбыз. Мәсәлән, әиләр көненә – әниләр темасын, көз көне – Сөмбелә бәйрәменә әзерлекне өйрәнделәр.Таләпләргә килгәндә, иң мөһиме регламенттан гына чыкмау – 5 минут эчендә чыгышны тәмамлау зарур. Зурлар да кызыксына. Мәсәлән, Кайбыч районының Кошманыннан кич утыру йоласын бүгенге чорга бәйләп күрсәттеләр. Бу өлкәннәр, иҗади кешеләр арасында үткәрелә торган номинация иде: күбрәк мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Анда алар махсус хәрби операция солдатларына йон оекбаш бәйләүләрен, аннары яу кырына гуманитар ярдәм җибәрүләр кич утыру аша тәкъдим иттеләр. Гомумән, нинди гореф-гадәт күрсәтик, дип аптырап утырганнар юк», – дип сөйләде ул.

Шулай ук очрашу барышында Казанның Совет районындагы «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 186нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе Сөмбел Мугинова да проект турында фикерләре белән уртаклашты.

«Без беренче тапкыр катнашкан чакта бик нык дулкынландык, борчылдык. Татар балалар бакчасы булып исәпләнсәк тә, сер түгел, руслашкан татарлар күп. Ләкин, без туган телне яхшы аңлый һәм сөйләшә торган бала-чаганы җыеп алдык. Алга таба алар белән әзерлеккә керештек. Безнең балалар элекке заманнарда бик популяр булган «Капкалы» уенын күрсәттек.

Иң башта балалар гына ике командага бүленеп ярышка чыгарга әзерләнсәләр дә, өченче команда булып, әти-әниләр дә кушылып сюрприз ясадылар. Алар «Каз өмәсе» йоласын да күрсәттеләр, концерт номерлары да булды. Әйткәнемчә, руслашканнар байтак булса да, милли җанлы ата-аналар да күп икәненә инандык», – ди ул.

Зәй районыннан килгән балалар бакчасы вәкилләре дә бәйгенең әһәмиятен, балаларга милли костюмнарны грант ярдәмендә алуларын билгеләде. Ахырдан Сәрия Закирова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, милли мәгариф идарәсенә һәм партнёрларына рәхмәтлеген белдерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх