Шушы көннәрдә Донецкида татар җәмәгатьчелеге моңа кадәр «Татар мәдәни үзәге» исеме астында эшләп килгән оешмаларны «Донецк шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы дип Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәгән. Бу турыда алар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка очрашу барышына сөйләгән. Татар конгрессы сайты язуынча, Милли Шура рәисе Донбасста эш сәфәрендә.
Донбасста мохтарият җитәкчесе – бүгенге көндә Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (Донбасс мөхтәсибәте) рәисе вазыйфасын да башкаручы Рәшит хәзрәт Брагин.
Хәзерге вакытта Донбассның җиде шәһәрендә, Россия Федерациясе кануннарына туры китереп, җирле татар милли-мәдәни мохтариятләрен оештыру, теркәтү эшләре дәвам итә.
Төбәктәге милләттәшебезнең теләге – алга таба җирле мохтариятләрне берләштереп, Донецк Халык Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятен булдыру, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Свежие комментарии