На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Татарстанда ун авыручының алтысы грипп йоктырган

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны алдагы атна дәрәҗәсендә һәм эпидемия күрсәткеченнән 20,9 процентка кимрәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә (Роспотребнадзор) сөйләделәр.

«Грипп респиратор вируслар арасында алдынгы урынны саклый, иң активлары - B Һәм A(H1N1) грипплары.

Ун авыручының алтысы грипп йоктырган. Грипп булмаган этиологияле вируслар арасында риновируслар, РС-вируслар өстенлек итә», - дип сөйләделәр ведомствода.

Белем бирү учреждениеләрендә фильтрларда 39 625 укучыны һәм якынча 2 мең укытучыны температура яки ОРВИ симптомнары белән дәресләргә кертмәделәр.

Авыру симптомнары булганда, башка кешеләргә инфекция йоктыру куркынычын киметү һәм катлауланулардан саклану өчен өйдә калыгыз.

Ссылка на первоисточник
наверх