На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике кеше зыян күргән

Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендә торак йортка пилотсыз очкыч эләккән. Ике кеше, шул исәптән йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев Телеграм-каналында хәбәр итә.

«Бинадан 100гә якын кеше, шул исәптән 30 бала эвакуацияләнде. Кешеләр барысы да йорттан мөстәкыйль рәвештә чыкты.

Ике кеше зыян күрде. 34 яшьлек ир-атның кулларында һәм аякларында кыйпылчыклы яралар. Шулай ук 29нчы атнада булган йөкле хатын-кыз хастаханәдә», - дип язган ул.

Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Һава һөҗүменә каршы оборона системалары төн эчендә 20 Украина дронын юк иткән. Курск өлкәсендә 14, Мәскәү төбәгендә ике, Белгород, Брянск, Орлов һәм Смоленск өлкәләрендә берешәр БПЛА бәреп төшерелгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх