На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Тимерхан Шәйхетдинов: Халыкның мөһим темаларга уйлыйсы, баш миен кайнатып утырасы килми

Быел апрельдә IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була. Әлеге форумга әзерлек уңаеннан медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәл узды. Анда катнашкан «Хозур-ТВ»ның «Фарук» подкасты алып баручысы Тимерхан Шәйхетдинов татар яшьләре өчен мәгълүмат җиткерү ысуллары турында фикерләре белән уртаклашты.

Дәүләт оешмалары булсынмы ул, коммерция оешмаларымы – биредә үзенә күрә бер аудитория ясый алабыз.

Мәсәлән, сырхауханәләрдә яки дәүләт оешмаларында чиратта утырган халык өчен, биредә татар журнал-газеталаран сатып алу нокталарын оештырырга була. Бу – үзенә күрә бер үсеш кыры булыр иде.

Хәзерге яшьләр интеллектуаль темаларга багышланган материаллар белән кызыксынмый. Озак видеолар карарга, тирән мәгънәле язмалар укырга түземлекләре җитми. Ни кызганыч, бик тар фикерлибез, кыска видеолар рәвешендә генә булган мәгълүматны кабул итәбез. Халыкның мөһим темаларга уйлыйсы, баш миен кайнатып утырасы килми. Гади, тормышчан материалларга ихтыяҗ күбрәк, – ди ул.

Медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Айзилә Абдрахманова язды.

  • Яшьләр яшьләргә ни кирәген беләме?

 

Ссылка на первоисточник
наверх