На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Ленар Хәкимҗанов: «Уйнагыз, гармуннар!» чарасы төбәкләрдәге милләттәшләребезне берләштерә

Быел 30 август – шәһәр һәм республика көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме 40нчы тапкыр уза. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында XXXX Республика халык иҗаты фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов чараның әһәмиятле якларын билгеләп узды.

«1985 елда башланган чара 40 ел дәверендә яши, үсә, чәчәк ата. Үзенә бик күп халыкны җәлеп итә. Бәйрәмдә милли аһәң яңгырый. 30 август чараларының милли бизәге булып тора. Татар гына түгел, рус, удмурт, мари, чувашлар да катнаша. Гармун – халык уен коралы», – диде министр урынбасары.

Ул милләтебезнең үзенчәлеген, тарихын, мәдәниятен саклау, яшьләрне җәлеп итү ягыннан бу фестивальнең әһәмияте зур булуын әйтте. «Яшьләр кулына гармун алып, милли көйләрне уйнавына кызыксыну уятуда милләтебез гармунчылары зур өлеш кертә. Бу – зур тәрбия чарасы да булып тора. Ул халкыбыз өчен зур, төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне берләштерә торган бәйрәм», – дип ассызыклады Ленар Хәкимҗанов.

Ул фестивальнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп узды. «Бу республика җитәкчелегенең мәдәниятебезгә зур игътибар бирүен дәлилли», – диде.

Фестиваль Татарстан,1 урамы адресы буенча Камал театрының тарихи бинасы каршындагы мәйданчыкта сәгать 11.00 дә башлана. 13.00гә кадәр дәвам итәчәк концертта Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илназ Бах, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгышлары көтелә.

Ленар Хәкимҗанов әйтүенчә, былтыр бәйрәмдә 540 һәвәскәр гармунчы һәм баянчы катнашкан.

Тамашачыларны, парадка иярүчеләрне дә исәпкә алып, катнашучылар саны 21 меңнән арткан. «Елдан ел катнашучылар саны артып бара», – диде.

Концерттан соң, гармунчылар Бауман буйлап Казанның 1 нче Май мәйданына таба парад сафларында атлаячак. «Алар шул рәвешле һәр мәйданчыкта туктап, җырлап, биеп, республика халкын һәм кунакларын үзенә җәлеп итәчәк. Бу күмәк зур проект», – дип белдерде министр урынбасары.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх