На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Түбән Камада Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

Түбән Кама шәһәренең 28 нче мәктәбендә татар әдәбияты күгендә балкып янучы язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.

Ул – Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Абдулла. Алиш, Илдар Юзеев исемендәге премияләре лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Мөслим районының һәм Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины.

Чарада 26нчы, 27нче, 28нче, 34нче мәктәп укучылары катнашты. Факил Сафин укучыларны тормыш юлы белән таныштырды, ялкынлы шигырьләрен укыды. Чара матур биюләр, җырлар, шигырьләр, курай моңнары белән үрелеп барды. Алып баручылар сораулар ярдәмендә укучыларның белемнәрен дә тикшереп алды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх