Мордовиядә чыгучы «Юлдаш» газетасында Ләйлә Гарипова белән Әлфия Булатованың «Сагынып сезне тагын килдек без» дигән язмалары чыкты.
«Мордовия төбәгенә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2023 елдан башлап комплекслы фәнни экспедициягә чыга башладылар. Өч елга хисапланган бу сәфәр 2023 елда Ләмбрә һәм Ромоданово районнарындагы авылларны өйрәнүдән башланып китте, һәм 15 татар авылында максатчан тикшеренүләр уздырды.
2024 елда Дубёнки, Кочкурово, Рузаевка, Инсар, Кадошкин, Торбеево, Ковылкин, Зубово-Поляна районнарындагы татар авыллары өйрәнелде. Быел исә галимнәр Темников, Атюрьево, Ельники районнарына юл алды. Экспедиция хакында да газета аша хәбәр юлланган иде.Эшне Темников районыннан башлап җибәрдек. 27 майдан 30 майга кадәр әлеге райондагы татар авыллары: Тархан, Акаш, Дашка, Яңгураз, Адай, Митрәл, Теви, Сухойда булып, бай материал тупланды, бүгенге көнгә кадәр халык күңелендә сакланып калган мирасыбыз барланып, соңгы еллардагы үзгәрешләргә дә игътибар ителде, яңа үзенчәлекләр теркәлде.
Бай тарихлы Тархан авылында безне 40 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән Зәйнәп Супаева каршы алды. Ул безгә авыл, мәчет тарихы хакында сөйләде, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр белән таныштырды. Шунысы куанычлы, авылның иске мәчет бинасы сакланып калган, аннан ерак түгел мәһабәт яңа мәчет балкый. Мәчет ябылып тормый, аз булса да, җомгаларга йөрүче бар, хәтемнәр үткәрелгәндә кеше күп җыела, читкә китеп урнашкан авыл кешеләре дә даими ярдәм итеп тора. Борынгыдан калган кулъязма, басма мирасыбызга игътибар зур, алар кадерләп саклана.
Енак авылында бүгенге көндә бары 11 кеше генә гомер итә. Шунысы куанычлы, бетүгә йөз тоткан шушы авылда да без кулъязмалар белән танышу бәхетенә ирештек.
Акаш авылында да инде бүгенге көндә 9 кеше генә көн күрә. Авыл уртасында өр-яңа, бөтен уңайлыклары: суы, газы, тәһарәт бүлмәсе булган мәчет төзелгән. Мәчет Алия Кузовкинаның шәхси башлангычы һәм, әлбәттә, авыл кешеләре ярдәме белән күтәрелгән. Хәтемнәр үткәрү өчен биредә бөтен шартлар тудырылган, шкаф тулы савыт-саба да әзер.
Дашка авылында бүгенге көндә мәчеттә имамлык вазыйфаларын алып барган Мөнир Дашкин улы белән очрашып, ул безне мәчет тарихы белән таныштырды, иске мәчет хакында да белгәннәрен сөйләде, балачак хатирәләрен искә төшерде. Биредә яшәүчеләр белән авылның бай тарихын да бер кат искә төшердек. Тирә-якны кирпеч белән тәэмин итеп торган кирпеч заводы, аның хуҗалары хакында да авыл халкы мәгълүматлы, ул елларның җанлы истәлеге булган бай йорты, заводның сакланып калган бер өлеше дә тарихыбызны онытмаска, хәтердән җуймаска ярдәм итеп тора.
28 май көнне Адай авылында эшләдек. Безне мәчет имамы Шамил Акчурин каршы алды. Алия Ялышева, ире Шамил Хәлил улы гаиләсе тел галимебез өчен дә, фольклорчы, музыка белгече өчен дә зур табыш булды: гармунчы Шамил абый белән бик күп җырлар җырланды, туй йолалары, килен төшерү, кода-кодагыйларны каршы алу вакытындагы инде кызганычка каршы онытыла барган йола-гадәтләр, матур җырларыбыз, кара-каршы әйтешү-җырулар халкыбызның никадәр бердәм булуын да, талантлы, моңлы, искиткеч зиһенле булуы хакында да сөйли.
Алия апалардагы әбиләреннән калган камзул, калфак исә татар кызларының нәзәкатьлелеге хакында, шул ук вакытта кулга оста булуларының да бер күрсәткече. Адай авылына керү белән Акбулатовлар йорты исә үзенең матурлыгы, милли бизәкләр белән күз явын алырлык итеп эшләнүе белән дә истә калды. Әлеге йортның проекты да - йорт хуҗасы Сәфиулла Алим улыныкы. Әлеге нәселләр арбачылар буларак танылган, авылда гына түгел, күрше авылларда да Сәфиулла абыйның эшләре бар, йорт күтәрүдә дә ярдәм иткән ул. Шунысы да мөһим– өй эчен Акбулатовларның нәсел шәҗәрәсе бизи.
Карай авылы да төзек, караулы булуы белән куандырды. Мәчетләре эшли, имам Рафик Сәйфетдинов үзе дә белемле, тарихка битараф булмаган кеше. Авыл кешеләре сөйләве буенча да, биредә хәтемнәр үтә, дини бәйрәмнәребез онытылмый. Шулай ук яшь буынга да дини тәрбия бирү, телебезгә хөрмәт тәрбияләү, аны саклау буенча да эш алып барыла. Мәчет тә мирасыбызны барлау, югалтмау өчен тырыша. Биредә басма китаплар, дәфтәр, аерым битләрдә язулар, догалыклар, мөнәҗәтләр дәфтәре һ.б. бар.
Фольклорчы һәм телче галимнәребез халык вәкилләре белән әңгәмә корып, шушы төбәккә генә хас булган сөйләшне өйрәнделәр, тарихи һәм мифологик риваятьләр, хикәятләр, мәкаль-әйтемнәр, җырлар, йола фольклорына караган үрнәкләр, халык уеннары, бәетләр, мөнәҗәтләр һ. б. язып алынды. Сәнгать белгечебез йортларның тышкы һәм эчке бизәлеше белән кызыксынды, сандык төпләрендә ята торган чигүле сөлге-тастымаллар, карават җәймәләре белән танышты, агач эше, милли киемнәр тегү һ.б. буенча эзләнүләр алып барып, этник мәдәният өлкәсен баета торган шактый кызыклы материаллар тапты.
Татар һәм мукшылар бергә бердәм булып гомер иткән Теви, Сухой авылларында да булып, алар да өйрәнү өчен бик кызыклы булдылар. Теви авылындагы борынгы мәчет бинасының сакланып калып, яңартылуы, матур гына эшләп килүен ишетү дә күңелгә рәхәтлек бирде.
Гомумән, әлеге төбәктәге татарлар, өлкән буын тарихилыкны саклап калырга, яд итеп яшәргә тырышалар. Шушы эштә безгә чын күңелдән ярдәм иткән барлык кешеләргә олуг рәхмәтебезне җиткерәбез.
Атюрьево һәм Ельники районнарында да эшебез уңышлы булыр, милләтебезнең күңел җәүһәрләре барланыр дип ышанып калабыз».
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии