16 февральдә Новосибирск шәһәренең «Ихлас» тарихи мәчетендә VI Бөтенсебер Коръән укучылар конкурсы булды. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте теләктәшлеге белән уздырылды. Быел бәйге төбәкара дәрәҗәдә үтте. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Конкурста Россиянең 14 төбәгеннән 32 вәкил һәм Сомали Федератив Республикасыннан Коръән укучылар катнашты.
Быел бәйгедә бер генә номинация – хифз номинациясе игълан ителде. Катнашу өчен 10 яшьтән өлкәнрәк Коръән укучылар чакырылды.Бәйгенең җиңүчесе – Татарстан Республикасы вәкиле Сөләйман Бикмаев Хаҗга юллама белән бүләкләнде. Икенче урынны яулаган Мәскәү егете Мөхәммәт Хәсәновка йөз мең сумлык акчалата приз тапшырылды. Өченче урынга Дагыстан вәкиле Мөхәммәдрафи Максудов лаек дип табылды. Ул илле мең сумлык акчалата бүләккә ия булды. Моннан тыш, жюри белем һәм уку осталыгының югары дәрәҗәсен күрсәткән тагын дүрт катнашучыны билгеләп үтте. Аларның һәрберсенә 5000 сумлык приз тапшырылды.
«Бу вакыйга төрле шәһәрләрдән талантлы катнашучыларны бергә җыеп, аларны Изге Коръәнгә мәхәббәт белән берләштерде. Конкурс барлык катнашучыларның күңелендә тирән тәэсирләр калдырды. Без Изге Коръәннең укучыларыбыз башкаруында никадәр матур һәм тәэсирле яңгыравын ишеттек. Катнашучыларның никадәр тырышып әзерләнгәнен күрдек. Ярыш югары дәрәҗәдә узды, жюри тәҗвидне белүне, укуның дөреслеген һәм матурлыгын бәяләде», – диде Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов.
Свежие комментарии