На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан шифаханәләре ял итүчеләр саны буенча Россиядә сигезенче урында

Агымдагы елның беренче сигез аенда, гыйнвардан августка кадәр, Татарстан шифаханәләрендә 110 мең кеше ял иткән. Бу Россия буенча сигезенче нәтиҗә. Бу хакта бүген журналистларга «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе рәисе Евгений Терентьев республиканың көньяк-көнчыгыш шифаханәләре буенча матбугат туры барышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Бу Россия буенча сигезенче, Идел буе федераль округы буенча икенче нәтиҗә.

Динамика +0,6 процент тәшкил иткән. Бик күп түгел, ләкин шулай да үсеш. Гомумән Россия буенча ял итүчеләр саны кимү күзәтелә. Хәтта безнең күршеләрдә дә – Самара, Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстан, Чувашия Республикаларында ял итүчеләр саны сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Безнең республика әле яшел зонада», - дип ассызыклады ул.

Терентьев мәгълүматларына караганда, тугыз айдагы нәтиҗә шулай ук уңай булачак. Республика шифаханәләренә ихтыяҗ бар. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, соңгы вакытта шифаханәләрдә ял итүчеләр арасында безнең төбәктән килүче кунаклар саны арта бара.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх