На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Махсус хәрби операциядә катнашкан беренче музыкаль коллектив Әлмәттә чыгыш ясаячак

Бүген 18:00 сәгатьтә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда махсус хәрби операция катнашучыларның музыкаль коллективы – «Добробат» төркеме чыгыш ясаячак. Әлеге уникаль проект «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәмендә булдырылган һәм музыкаль новеллалар аша Ватанны саклау турында беренче авыздан реаль тарихлар сөйләячәк.

Бу «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Проектның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт күрсәтү, җәмгыятьне патриотлык тирәсендә берләштерү һәм хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү.

Керү түләүсез.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх