На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...

Башкорстанның Дүртөйле районында татар җырларын башкаручылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

22-23 ноябрьдә Башкорстанның Дүртөйле районында татар телендә җырларны ялгыз башкаручылар арасында «Туган тел» Республика фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста 46 кеше катнашырга теләк белдергән, шулардан 43 башкаручы чыгыш ясады. Быел «Туган тел» фестиваль-бәйгесе беренче тапкыр 9-16 яшьлек катнашучыларны кабул итте.

Алар Илеш, Тәтешле, Чакмагыш, Бакалы, Бәләбәй, Кушнаренко, Яңавыл, Туймазы, Дүртөйле районнарыннан, Уфа, Нефтекамск, Ижевск, Мәләвез шәһәрләреннән, шулай ук Казахстан Республикасыннан килгән.

Катнашучылар жюри каршында икешәр җыр (эстрада һәм халык) башкарды. Конкурсантлар арасында үзешчәннәр дә, профессиональ башкаручылар да бар иде. 9-12 яшьлекләр категориясендә - 15 үзешчән һәм 11 профессиональ башкаручы, ә 13-16 яшьлекләр категориясендә 14 үзешчән һәм 6 профессиональ җырчы чыгыш ясады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча катнашучылар диплом, приз һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде, диелә.

Җиңүчеләр:

  • Гран-при: Риана Хәлиуллина (Дүртөйле районы).
  • Үзешчән башкаручылар, 9-12 яшь:
  • I урын: Азалия Хәкимова (Казахстан, Актүбә).
  • II урын: Сафия Исмәгыйлева (Казахстан, Актүбә).
  • III урын: Руфина Әхмәтҗанова (Мәләвез районы), Риназ Ширгазин (Дүртөйле районы).

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх