Бүген Актаныш районы җитәкчелеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карады. Бигрәк тә техникалар әзерлегенә, орлыкларга һәм аеруча ашлама туплау барышына ныклы игътибар юнәлтелде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
«Елның ничек киләсен алдан әйтеп булмый. Югары уңыш алыйм дисәң җитәрлек күләмдә ашлама туплап кую шарт.
Ничек кенә яхшы итеп эшкәртеп чәчсәк тә, тиешле күләмдә ашламасак бөтен тырышлык юкка чыгарга мөмкин. Моны җитәкчеләр үзләре дә яхшы аңлыйдыр. Шуңа да кабатлап тору урынсыз. Һәр эшнең үз җае, үз вакыты. Язгы кыр эшләрен вакытында, бар таләпләрен дә үтәп исән-имин башкарып чыгарбыз дигән өметтә калам», – диде Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов.
Свежие комментарии