На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

«Яңа исем» лабораториясендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 15нче июньгә кадәр көтелә

Яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади лабораториясенә гаризалар 15нче июньгә кадәр кабул ителә. Проект җитәкчесе, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин 60лап катнашучы булыр дип фаразлады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

Рөстәм Галиуллин быел өченче сезон булуын искәртте.

Аның беренчесен «Идел» яшьләр журналы башлап җибәргән иде. Икенче сезон «Казан утлары»на тапшырылды. Быелгы өченче сезон 1нче июндә старт алды. «40 яшькә кадәр теләге булган һәркем гариза тапшыра ала. 15нче июньгә кадәр бу эш дәвам итә. Аннары дүрт остазга беркетеп, эшне башлап җибәрәбез. Остазлар – Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбударова, Гөлүсә Батталова», – диде проект җитәкчесе.

Беренче эш юнәлеше шәкертләрнең остазлар белән даими бергә булуын күзаллый. «Ел дәвамында яшьләр, остазлары белән берлектә, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар иҗат итә, ул «Казан утлары»нда басылып чыгарга тиеш. Икенче эш юнәлеше яшьләрнең карашларын киңәйтү максатын күздә тота. Яшьләр төрле очрашуларга йөри, өлкән язучылар белән берлектә, аларның туган нигезләренә кайтып, мәрхүм әдипләрнең каберен зыярат кыла.

«Узган елда Равил Фәйзуллин белән бергә авылына кайттык, музеенда булдык. Балык Бистәсендә төрле шәхесләрнең каберләрен күрдек, Мөхәммәт Мәһдиев каберендә булдык, Күлле Кимегә Сибгат Хәким авылына кайттык. Бу яшьләрнең карашларын киңәйтү, өлкән буын белән үзара күперне булдыру өчен эшләнә. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде. Традицияләргә тугрылыклы яшьләрне тәрбиялисебез килә», – дип ачыклык кертте Рөстәм Галиуллин.

Ул, шулай ук, проект кысаларында, шәхес тәрбияләү максатын да әйтте. «Россия ислам университеты, Муса Җәлил фатиры, төрле уку йортларында эстетика, үз-үзеңне тоту буенча төрле профессионаллар аларга дәресләр бирә», – диде.

Проектның йомгаклау өлеше Камал театрында узачак, анда бүләкләү көтелә, диде Рөстәм Галиуллин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх