На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Лениногорскида хәрбиләр дроннарга каршы көрәшү өчен радиоэлектрон чаралар сораган

Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан 8 хәрби Лениногорск Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов белән очрашуга килгән. Хәрби хезмәткәрләр алгы сызыктагы хәлләр турында сөйләде, үз проблемалары һәм ихтыяҗлары белән уртаклашты. Очрашуда Каховкадан ерак түгел урнашкан 1233нче полк хәрбиләре дә килгән иде.

Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Аларның берсе - «Дымыч» кушаматлы хәрби. Ул атучы булып 2 ел ярым хәрби операциядә хезмәт итә. Хәрби гаиләсендә өченче бала үсә. Бу аның бишенче тапкыр отпускага кайтуы, әмма мэриягә очрашуга килгәне булмаган. Марат Гирфанов – яңа җитәкче буларак, аның белән танышырга дип килгән.

«Җиңүгә ышаныч зур. Тизрәк өйгә, гаилә, балалар янына кайтасы килә», - ди ул.

Хәрбиләр үзләренә хезмәт бурычларын үтәү өчен нәрсә кирәклеге турында сөйләде, гуманитар ярдәм китерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Беренче чиратта, бу радиоэлектрон көрәш чаралары һәм тепловизорлар, чөнки төп югалтулар дроннардан килә. Марат Гирфанов район ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, диде. Ул хәрбиләргә алар юклыкта шәһәрдә нинди үзгәрешләр булганын һәм алда булачак эшләр турында сөйләде.

Район җитәкчесе геройларга һәм аларның гаиләләренә медицина реабилитациясеннән алып эшкә урнашуга кадәр комплекслы ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Туган якка кыска вакытка гына булса да кайтып килү хәрбиләрнең рухларын ныгыта. Алар үзләрен монда көткәннәрен беләләр, конкрет гамәлләр белән ярдәм итәләр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх