Рамазан ае тәмамланганчы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ 38 кешегә ярдәм итәргә җыена. Бу хакта фондның матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
«Рамазан ае ахырына бер генә атна калды, әмма без барыбер Аллаһ ярдәме белән һәм хәйриячеләребез ярдәме белән тагын 38 мохтаҗга ярдәм итә алырбыз дип өметләнәбез!
»- дип ассызыкладылар фондта.Мөселманнар өчен изге ай башланганнан бирле «Зәкят» фонды 42 бала һәм өлкән кешегә 4 млн сумнан артык ярдәм күрсәткән. 18 балага 1,3 млн сум, 24 өлкән кешегә 2,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Свежие комментарии