Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев мәктәпләрдә «Туган тел» фәнен «Россия Федерациясе халыклары теле»нә алыштыру инициативасын шәрехләде.
Ул «Болгар радиосы» радиостанциясе эфирында бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты.
«Мондый сүзләрне ишеткәч, шаккаттым. Мондый хәл ничек мөмкин?
Берәү дә рус телен кимсетми һәм аның статусын төшерми бит. Без аны барыбыз да беләбез, бу телдә аралашабыз, аны өйрәнәбез. Аңа карата хөрмәт зур, без барыбыз да рус теленең ролен бик яхшы аңлыйбыз. Күпмилләтле Россиядә ничек бер генә туган тел була ала? Без бер-беребезгә хөрмәт турында сөйлибез, хокукларыбыз тигез, дибез. Бу хокуклар телгә дә кагылырга тиеш», — дип китерә Искәндәр Гыйләҗевнең сүзләрен «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы сайты.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии