На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда декабрьдә еллык инфляция 9,66 процентка арткан

2024 елның декабрь ае йомгаклары буенча, Татарстанда еллык инфляция 9,66 процентка җиткән. Шулай итеп, ул ноябрьдәге 8,83 процент белән чагыштырганда җитди үскән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Шул ук вакытта ноябрь ае белән чагыштырганда республикада кулланучы бәяләре 1,25 процентка арткан.

Товарларга бәя еллыкта 8,71 процентка һәм айлыкта 1,83 процентка арткан.

Ел дәвамында хезмәтләргә бәя 12,37 процентка арткан, әмма бер айда 0,31 процентка төшкән.

Азык-төлек (яшелчә, җиләк-җимештән тыш) бер елда 11,21 процентка, бер айда 1,98 процентка кыйммәтләнгән. Яшелчә, җиләк-җимешләр бер елда 22,07 процентка, ә айлыкта 12,61 процентка кыйммәтләнгән.

Азык-төлек булмаган товарларның бәясе бер елда 5,27 процентка, бер айда 0,59 процентка арткан.

2023 елның декабреннән кулланучы бәяләренең база индексы 9,58 процентка, ә 2024 елның ноябреннән 0,96 процентка үзгәргән.

Алдарак Үзәк Банк Россиядә инфляция монетар факторларга бәйле дип белдерделәр һәм ул 2025 елның язында иң югары ноктага җитәр дип фаразладылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх