На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Радик Абдрахманов: Ифтарлар татар халкының рухи кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә

«Туган авылым» комплексында Рамазан аеның беренче көненнән ифтар мәҗлесләре уза. «Туган авылым» комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов әйтүенчә, бу – үзенә күрә бер традиция.

- Мондый чаралар татар халкының мәдәниятен, рухи кыйммәтен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә. Бу, елдагыча, көтеп алынган чара.

Рамазан аенда булдыра алганча игелекле гамәлләр кылырга тырышабыз.

Ифтарларга дусларыбызны чакырабыз, кунакларны кабул итәбез, матур өстәлләр корабыз, балалар нәшидләр башкара. Кунакларга күңелле булсын, дибез. «Туган авылым»да бөтен кеше рәхәтлек кичерә. Көн саен ифтарлар булып тора, 300ләп кешене ашатырга ниятлибез. Мәчет тә эшли, анда тәравих намазлары укыла. Төрле-төрле ифтарлар оештырыла: чатырлар да эшли. Барлык ризыклар хәләл.

Гомумән алганда, ифтарларны оештыру республикада елдан-ел арта бара. Шәһәр, республика буенча алар бик күп оештырыла, – ди ул.

«Туган авылым» милли-туристик комплексында Татарстандагы күркәм мәҗлесләрнең берсе – беренче ифтарда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

  • Тәлгат Таҗетдин беренче ифтарда: «Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра»

 

Ссылка на первоисточник
наверх