На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

Мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин: «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак

Ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды быел 18 майда узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында булачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Ниһаять, янәдән шушы күренекле дата җитеп килә.

Халык аны ел саен көтеп ала. Бүгенге заманда ялганлап язучы тарихчылар да бар. Ә бу чара — тарихи кыйммәтләрне сакларга да ярдәм итә. Быел без программага да үзгәрешләр керттек. «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак. Вәгазьләр күп яңгыраячак, мөнәҗәтләр акапеллага башкарылачак, музыкасыз. Моны узган елларда халык та сораган иде. Танылган вәгазьчеләрне чакырдык», — диде ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин.

Җыенның төп вакыйгасы булган тәүбә намазы Болгар шәһәрчегенең Кече манарасы янында оештырылачак. Оештыручылар ассызыклавынча, башлангычның күпьеллык илһамчысы — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә биредә намаз укыячак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх