ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына команданың беренче Легендалар кубогы-2024 ярышында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
«Безнең кызлар үз җанатарларына чын спорт бәйрәме бүләк итте, грамоталы тактика, искиткеч һөҗүм итү уены һәм ныклы оборона күрсәтте, бу тагын бер кат республиканың профессиональ волейболы үсешенең югары дәрәҗәсен раслый, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы президенты Леонид Барышев, вице-президент Илһам Рәхмәтуллин, волейбол клубы директоры Сергей Чернышев, волейбол командасының баш тренеры Зоран Терзичка һәм «Динамо-Ак барс» клубы коллективына юлланган телеграммада.
– Мондый казанышлар - ул системалы һәм командалы эш, уенчыларның гына түгел, клуб җитәкчелегенең, тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның да киеренке хезмәте».Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР «Динамо» физик культура һәм спорт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка котлау телеграммасы юллады.
«Бу уңыш Татарстан Республикасының «Динамо» спорт җәмгыятенең системалы эше, команданың фидакарь хезмәте һәм бердәмлеге, тренерлар составының осталыгы, спортчыларның җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә зур казанышларга ирешүләрен тагын бер кат ышандырырлык итеп исбатлады», - диелә телеграммада.
Искәртик, кичә Мәскәүдә финал матчында «Динамо-Ак барс» спортчылары «Ленинградка» белән көч сынашты. Матч Казан волейбол клубы файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.
Свежие комментарии